Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай техникумында профиль сменасы узды

Азнакай политехника техникумы ишекләре һөнәри белем алырга теләүчеләргә һәрвакыт ачык

Өч көн рәттән техникумда профиль сменасы алып барылды. Анда районыбыз мәктәпләрендә укучы 12-14 яшьлек балалар катнаштылар.

—    Балалар бу сменага бик теләп йөрделәр. Көн дә аларны төшке ашта тәмле итеп ашаттык. Укучыларны аеруча поварлык юнәлеше үзенә җәлеп итте — үзләре вак бәлеш пешереп, өйләренә алып кайтып киттеләр. Бала күңеле шундыйны ярата да бит. Һөнәрнең асылына төшенү өчен эш урыны белән танышу кирәк. Без балаларга техникумдагы төрле һөнәрләр турында сөйләп кенә чикләнмичә, эш коралларын күрсәттек, алар белән якыннан танышырга, шулар белән эшләп карарга мөмкинлек бирдек. Балаларны әлеге смена көчле гамәли ягы белән үзенә тартты, шуңа да аларның бездән китәселәре килми. Бу эшне без дәвам итәргә телибез, җәйге вакытта да үткәрергә планлаштырабыз, — диде техникум директоры Роберт Хөснетдинов.

Сменаның соңгы көнендә балаларга тарих һәм рус, туган телләреннән уеннар оештырылды. Тарих укытучылары Гөлназ Әхмәтова һәм Лена Гареева «Тарих тәгәрмәче» квест уенын үткәрделәр — техникум студентлары һәм мәктәп укучылары командалары мавыгып ярыштылар. Туган тел укытучысы Гөлнур Харисова һәм рус теле укытучысы Лилия Зарипова башны да, тәнне дә эшләтерлек кызыклы биремнәр әзерләделәр — балалар җанланып катнаштылар.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

<iframe width="1280" height="960" src="https://www.youtube.com/embed/bAlzhh37oFM" title="Азнакай техникумында профиль сменасы узды" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; clipboard-write; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture; web-share" referrerpolicy="strict-origin-when-cross-origin" allowfullscreen></iframe>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев