Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай техникумында Ачык ишекләр көне үтте

Азнакай политехника техникумы «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында киң колачлы Ачык ишекләр көнен үткәрде

Чарада район мәктәпләре укучылары, ата-аналар, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм вәкилләре, иҗтимагый совет әгъзалары катнашты. Төрле һөнәр киемнәрендә техникум студентлары ялкынлы бию белән залда утыручыларны рухландырдылар, биредә укуның абруен күрсәттеләр.

- Безнең техникумда 10 белгечлек буенча 400гә якын студент һөнәр ала. Техникум иркен, төзек укырга бөтен мөмкинлекләр булдырылган. Районыбызда да яшәү, эшләү өчен бар шартлар тудырылган. Шуңа күрә балалар һөнәр сайлаганда, әти-әниләре, укытучылары дөрес юнәлеш бирсәләр, әйбәт булыр иде. Безнең техникумга укырга кереп, әйбәт һөнәр алсыннар, районыбызда калып эшләсеннәр иде, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов.

- Әлеге чара кысаларында без укучылар, әти-әниләр, эш бирүчеләр белән берлектә уку траекториясен төзиячәкбез. Киләчәкне бүгенге көндә үк уйларга, кайгыртырга кирәк. Без «Профессионалитет» проектында катнашабыз. Эш бирүчеләр белән берлектә әзерләнгән уку программасы нигезендә эш һөнәрләреннән кадрлар әзерләү аның асылын тәшкил итә. Максатчан рәвештә 1 нче курстан ук студент безнең белән хезмәттәшлектә торган оешма-предприятиедә эшләп, белем алырга, укуны тәмамлаганнан соң, шунда калып эшләргә тиеш. Ягъни шул оешма-предприятиенең эш стандартларын үзләштергән әзер белгеч була ул. Хәзерге вакытта әлеге проектны тормышка ашыруда әзерлек эше бара планда инфраструктураны модернизацияләштерү, чын эш шартларына якын эш зоналарын әзерләү, 50дән артык техника, җиһазны яңарту. Укыту программалары өр-яңадан ясалачак – гамәли якка өстенлек биреләчәк. Максатыбыз – район яшьләрен бездә һөнәр алырга җәлеп итә торган, эш бирүчеләребезнең кадрлар ихтыяҗын үти торган яңа төрдәге укыту үзәген булдыру, – дип сөйләде техникум директоры Роберт Хөснетдинов.

Район оешма-предприятие җитәкчеләре чыгыш ясадылар, эш шартлары хакында сөйләделәр. Эретеп ябыштыру, автомобильләр буенча хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, пешекчелек һәм кондитерлык, малярлык эшләреннән техникум педагоглары мастер-класслар үткәрделәр, булачак абитуриентларның һәм әти-әниләрнең сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан район оешма-предприятиеләренә экскурсияләр дә оештырылды.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев