Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда татар телен өйрәнү буенча проект эшли
Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда «Татар телендә матбугат үзәге» проекты гамәлгә ашырыла башлады.
Проектның төп максаты – татар телен өйрәнүгә һәм көндәлек тормышта куллануга ярдәм итә торган аңлаешлы һәм кызыклы контент булдыру.
Проект Вконтакте социаль челтәрендә махсус төркемдә алып барыла. Аңа https://vk.com/club227977047 сылтамасы буенча кушылып була.
Биредә сезне татар телен өйрәнү буенча кызыклы һәм файдалы контент көтә, ул яңа материаллар белән даими тулыландырылачак.
Бүген проект командасын төзү, проектка тел өлкәсендә белгечләр җәлеп итү буенча утырыш узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган контент турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев