Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай ресторанында мастер-класс үткәрелде

«Акчарлак» ресторанында мәктәп туклану комбинаты җитәкчесе Иршат Хәсәнов башлангычы белән балалар өчен аш-су әзерләү буенча мастер-класс оештырылды.

5 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары тәҗрибәле пешекчеләр белән бергә пицца пешерергә өйрәнделәр.

Осталар ярдәмендә балаларны хезмәткә күнектерделәр, күпме көч, тырышлык белән әзерләнгән ризыкның кадерен күрсәттеләр.

— Әлеге чараны без, беренче чиратта, Әниләр көненә багышладык. Беренче тапкыр балаларга шушындый мастер-класс үткәрәбез. Яшь буын пешеренсә, милли ризыкларны онытмаса, үзебезгә әйбәт бит. Кемдер әле бу юнәлеш буенча укып, һөнәрле дә була ала. Ә аш-су осталыгын үзләштергән белгечләр безгә һәрвакыт кирәк. Мондый файдалы чараларны алга таба да үткәрергә исәбебез бар, — ди Иршат Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев