Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Азнакай районының яшь геологлары кыр олимпиадасында призер булдылар

Әлмәт районының “Солнечный” балалар ял лагерында яшь геологларның lX республика ачык кыр олимпиадасы узды.

Анда Кырымнан һәм Татарстаннан 34 команда көч сынашты. Азнакай районы данын Актүбә бистәсенең 1 нче урта мәктәбе командасы яклады.

Командалар нефть геологиясе нигезләре, радиометрия, магниторазведка, палеонтология һәм башка юнәлешләр буенча бәйге тоттылар.

Кискен көрәштә актүбәлеләр сынатмады:  Федотова Кира, Яркова Анастасия "Радиометрия" буенча 4 нче урынны, Федотова Кира, Галиуллин Радмир, Шәмсетдинов Айдаш, Синявский Артем “Кыр тукталышын оештыру” буенча 5 нче урынны, Фазлеев Тамир, Соколова Дарья “Геологик һәйкәлне сүрәтләү” буенча 2 нче урынны яуладылар. Гомуми команда зачетында  безнекеләр 6 нчы урынга чыкты.

Команда җитәкчесе, география укытучысы Зинира Шәмсетдинова “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев