Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин укытучылар гаиләләрен тәбрикләде

Бүген Мәдәни үзәктә Гаилә көне уңаеннан гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган укытучылар гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды.

Районда шундый 17 пар укытучы гаиләсе яши. Араларында инде дүрт дистә елга якын иңне иңгә куеп, тату гомер кичерүчеләр дә, гаилә корабына күптән түгел генә аяк басучылар да бар.

“Сез Азнакаебызның иң үрнәк гаиләләре. Һөнәрегезгә тугрылыклы булып калганыгыз, тырыш хезмәтегез алдында зур рәхмәтләр белән баш иябез. Балалар сезне һәрчак уңышлары белән шатландырып торсыннар”, – дип район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларга изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

Тантаналы чараны балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, балалар иҗат коллективлары җыр-биюләре белән ямьләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев