Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Бүген районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.

Быел унберенче сыйныфны районда – 212, тугызынчы сыйныфны 691 укучы тәмамлый. Унберенче сыйныфтан 27 укучы “Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә, тугызынчы сыйныфтан 55 укучы отличник аттестатын алуга дәгъва кыла.

Һәр мәктәптә район җиткәчеләре катнашында тантаналы чаралар узды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева шәһәребезнең 7, 8 һәм 9 нчы, Мәлбагыш урта мәктәпләрендә узган бәйрәмнәрдә катнашты. Алар укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

– Еллар узгач та, белем һәм тәрбия биргән укытучыларыгызны, мәктәбегезне онытмагыз. Югары уй-хыяллар белән янып яшәгез. Туган җирегезнең патриотлары булыгыз! Һөнәр үзләштереп, райоынбызга эшкә кайтыгыз. Киләчәк сезнең кулларда, өметләребезне акларыгызга ышанабыз, – дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин укучыларга хәер-фатихасын бирде, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев