Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай мәктәбе җиһазландырылды

Республикабызның мәгариф системасында «Цифрлы белем бирү мохите» милли проектын тормышка ашыруга бик күп игътибар бирелә

Әлеге проект кысаларында үсеп килүче яшь буынга тагын да сыйфатлырак белем бирү алу мөмкинлеге тудырыла.

«Мәгариф» милли проекты Россия мәгарифенең сыйфатын күтәрү һәм илебездә яшәүче халыкларның рухи-әхлакый кыйммәтләре, тарихи һәм милли-мәдәни традицияләр нигезендә үсеш алган һәм җәмгыять алдында җаваплылыгын тойган шәхесне тәрбияләү кебек бурычларны үти.

Шәһәрнең 1 нче мәктәбе «Цифрлы белем бирү мохите» милли проекты кысаларында заманча җиһазлар белән тәэмин ителде.

– Әлеге проектта катнашырга мөмкинлек биргән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Солтангировнага мин бик рәхмәтлемен. Быел районыбызда нәкъ 1 нче мәктәп әлеге проектта катнашып, 40 ноутбук, принтер, интерактив панельләр, телевизор һәм видеокүзәтү камералары белән җиһазлану, цифрлы белем бирү мохитен булдыру мөмкинлеген отты. Безнең өчен бу — зур шатлык, – ди 1 нче мәктәп директоры Дамир Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев