Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай лицеенда бал узды

Бүген Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда Педагог һәм остаз елына багышланган “Бал – илһам чыганагы” дигән семинар-практикум узды.

Район хакимияте, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, әти-әниләр башта интерактив мәйданчыклар белән таныштылар. Укучылар Бөек Ватан сугышы, “Аулак өй” күренешләрен, татар халкының милли бизәкләре күргәзмәсен, “Без тарихта эзлебез” дигән иҗади чыгышларын, “Үсеш ноктасы” үзәге, яшь экологлар һәм “Сәләт-Азнакай” клубы әгъзалары эшчәнлеген тәкъдим иттеләр.

Аннан соң кунакларны лицейчылар балы көтте. Анда беренче сыйныфлардан алып унберенче сыйныфларга кадәр катнашты. Алар “Вару-вару”, “Полька”, “Вальс”, “Менуэт” биюләрен башкарып, үзләренең  укуда гына түгел, сәнгатьтә дә осталыкларын күрсәттеләр.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин  бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

“Мәктәп күп кенә юнәлешләр буенча районда алдынгылардан. Балга да ныклап әзерләнгәннәр, педагогларны, укучыларны, әти-әниләрне берләштерә торган бик матур бәйрәм булды”, – дип билгеләп узды ул.

Быел 4 нче мәктәпнең ачылуына – 60 ел, ә лицей статусы алуына 10 ел тула. Бал уздыру күркәм традиция булып шул чордан бирле дәвам итә.

“Пандемия чорында гына ул туктап торган иде һәм менә кабаттан яңартып җибәрдек. Аны үткәрүдә ярдәм иткән депутатыбыз Рөстәм Дәүләтшинга зур рәхмәтлебез”, – ди лицей директоры Ильмир Шәйдуллин.

Укучылар да бәйрәмнән зур тәэсирләр алган.

“Айлар буе репетиция ясадык, биергә өйрәндек. Без элекке тарихи чорларга, традицияләргә кайткан кебек булдык. Үзебезгә бик ошады, кунакларга да ошагандыр дип ышанабыз”, – ди 9 нчы сыйныф укучысы Розалина Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев