Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай лицеена Белем көнендә Федя дәдәй белән дуслары килде

Азнакай шәһәренең 4 нче мәктәп-лицее иркен һәм шау чәчәкле ишегалдын тутырып олысын-кечесен җыйды.

Тантаналы линейкага баскан сафларда – төрле сыйныф укучылары, мәктәпкә тәүге тапкыр атлап кергән беренчеләр һәм кунаклар – ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, район хакимиятеннән җитәкчеләр.

Бәйрәмне мәгълүм мульфильм геройлары мәче Матроскин, Федя дәдәй һәм аларның тугры дусты Шарик, почтальон Печкин (барысы да укучылар үзләре) бик мавыктыргыч алып барып җырлаттылар, биеттеләр, яхшы укырга өндәделәр.

–Күңелле дә, рәхәт тә мәктәп елларының кадерен белеп бишле билгеләренә генә укыгыз! Спорт белән дус булып сәламәт яшәгез! – дип укучыларга уңышлар теләде Таһир Галимҗан улы.

Сүз уңаеннан, быел мәктәп үзенең 61 еллыгын билгеләп үтсә, лицей статусы алганына да инде 11 ел булган. Беренче сыйныфта 60 бала белем алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев