Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай балалары кеше тормышында суның роле хакында сөйләштеләр

Азнакай район китапханәсендә шәһәрнең 9 нчы мәктәп башлангыч сыйныф укучылары өчен «Су - табигатьнең искиткеч бүләге» дигән уен - викторина үткәрелде.

Балалар «Кеше тормышында су» дип исемләнгән презентация карадылар һәм суның нәрсә икәнен, аның үзлекләре, табигатьтә су әйләнеше турында сөйләштеләр.
Китапханәчеләр яшь укучыларга Россиядәге иң киң, иң озын елгалар турында мәгълүматьләр бирделәр, су җир шарының 2/3 өлешен биләп торганлыгы, кеше һәм хайваннарның 2/3 өлеше судан хасил булганлыгы, су - электр станцияләрен эшләтүче, электр тогы чыганагы икәнлеген дә сөйләделәр.
Чара ахырында балалар «Сулыклар», «Табигать күренешләре», «Су кешеләре», «Әкиятләрдә су», «Рәссамнар картиналарында су», «Су турында серләр», «Су турында мәкальләр» викторина бүлекләрендәге сорауларга җавап бирделәр.
Шулай итеп балалар  кеше тормышында суның роле хакында бик күп кызыклы фактлар белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев