Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Азнакай 5 нче урта мәктәбендә әти-әниләр өчен ачык ишекләр көне узды

Алар «Үсеш ноктасы» үзәге белән таныштылар.

Әлеге милли проект нигезендә биредә химия, биология, физика кабинетлары җиһазландырылган, робототехника җиһазлары кайткан. Мәктәп директоры Люция Солтанова әти-әниләрне үзәк эшчәнлеге белән таныштырды.

"Районда 14 мәктәптә" Үсеш ноктасы". үзәге эшли. Быел 6 нчы мәктәптә, киләсе елда Азнакай һәм Актүбәнең 3 нче мәктәпләрендә дә ачылачак. 5 нче мәктәптә "Яндекс- лицей" мәйданчыгы да эшли, андый мәйданчыклар республикада нибары 14 мәктәптә генә", - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина.

2021 елда 5 нче мәктәп 4 млн сумлык "Татнефть" грантын да откан. Бу акчага инженер класс заманча җиһазландырылган.

"Без укыганда бу кабинетта хезмәт дәресләре уза иде. Инновацион технологияләр не күреп, балаларыбыз өчен дә, мәктәп өчен дә сөендек", - ди әти-әниләр комитеты рәисе Алина Кәлимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев