Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Актүбәдә туризм буенча ярышлар узды

Язгы каникул көннәрендә Актүбә бистәсенең 1 нче урта мәктәбендә туризм-туган якны өйрәнү бүлеге район мәктәпләре укучылары арасында туризм буенча ярышлар уздырды.

Анда Азнакайның 1, 5 нче мәктәпләре, гимназия, Җиңү бистәсе мәктәбе укучылары, Азнакай Балалар иҗаты үзәге һәм Актүбә бистәсенең яшь туристлары катнашты.

Баш хөкемдар Владимир Соколов аларга биремнәр һәм трасса әзерләгән. Шәхси зачетта Кира Федотова, Лера Федотова, Тамир Фазлеев, Данияр Вәлиуллин абсолют чемпион калды.

Укучылар конкурс программасын үтәп, техник этапларны уңышлы уздылар. Һәр яшь категориясе буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм бүләкләнде.

“Соколов Владимир Антоновичка ярышларны оештырган һәм уздырган, “Кристал” музеена сәяхәт ясаганы өчен рәхмәтебезене белдерәбез”, – ди Азнакай Балалар иҗаты үзәгенең туризим-туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Светлана Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев