Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Актүбәдә шахмат турниры узды

Актүбә бистәсенең 2 нче урта мәктәбендә батыр якташлары Николай Петрушин истәлегенә шахмат турниры узды.

Анда районнан 68 кеше бәйге тотты. Уенчыларны район башлыгы урынбасары Роза Галеева сәламләде һәм уңышлар теләде.

Команда зачетында беренче урынны Азнакай 2 нче урта мәктәбе, икенче урынны – Азнакай 1 нче урта мәктәбе, өченче урынны Актүбә 1 нче урта мәктәбе яулады.

Шәхси зачетта өлкәннәр арасында беренче урынга – Әнәс Әхмәтҗанов, икенче урынга – Марс Ханов, өченче урынга Әнәс Вәлиев чыкты.

Әмир Баграмов (Актүбә) “Иң яшь катнашучы”, Николай Гразинок (Актүбә) “Иң өлкән катнашучы”, Салават Мөбарәкшин (Азнакай) “Иң яхшы уенчы” номинацияләрендә бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев