Хөрмәтле әдәбият-сәнгать сөюче дусларыбыз!
Берничә ел рәттән “Болгар радиосы” милли премиясе лауреаты Айгөл Гомәр кызының иҗаты илһам, матурлык һәм чын сәнгать үрнәге. Иҗат һәм рухият бәйрәмен бергәләп яратып каршы алыйк!
Берничә ел рәттән “Болгар радиосы” милли премиясе лауреаты Айгөл Гомәр кызының иҗаты илһам, матурлык һәм чын сәнгать үрнәге.
21 апрель көнне шагыйрә Айгөл Вәлиуллинаның юбилее уңаеннан Азнакай шәһәренең мәдәният сараенда зур иҗат кичәсе үткәрелә. Кичәдә шагыйрәнең иң матур шигырьләре яңгыраячак, аларны танылган артистлар, җырчылар башкарачак. Сезне дулкынландыргыч мизгелләр һәм күңелле сюрпризлар көтә.
Әйдәгез, Азнакай шәһәрендә яшәп иҗат итүче, татар эстрадасының иң танылган авторларының берсе, 500 ләп җыр авторы, талантлы Айгөл Вәлиуллинаның юбилеен бергәләп матур итеп билгеләп үтәбез!
Айгөл Ринат кызының иҗаты илһам, матурлык һәм чын сәнгать үрнәге. Аның иҗатында халыкның рухи байлыгы, мәхәббәтнең саф хисләре үзенең камил чагылышын таба. Һәр шигыре, җыры күңелнең иң нечкә кылларына үтеп керә, моңландыра, уйландыра, яхшылыкка, матурлыкка өнди. Кичәгә килеп, авторның үзе һәм иҗатташ дуслары белән танышып, без Айгөлнең чыннан да шундый булуын үз күзләребез белән күрербез.
Йөрәктә унҗиде
Айгөл Вәлиуллина
Гомернең елларын салам да учакка,
Язмышка эндәшәм, кысып бер кочакла!
Еракта калса да яшьлегем үткәндә,
Елларым суырып битемнән үпкәндә.
Гашыйк булам көн дә тормышның үзенә,
Шөкер итеп туймыйм үтелгән эземә.
Шатлык белән бергә җитәкләшеп кенә,
Яп-яшь булып җирдә гел яшисе килә.
Яшь әле мин, димен, күңел бит ашкына,
Ялан тәпи чабам бәхетем каршына.
Кире борып куям каршы искән җилне,
Яшь әле мин, димен йөрәктә унҗиде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев