Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Укучыларыбыз иҗаты

Редакциябез почтасына укучыларыбызның хатлары килеп тора, алар арасында менә шундый иҗат җимешләре дә бар. Аларның берсен Зөлфия Якуп кызы Сибгатова җибәргән

Сагыну
Ничек сагынмыйсың туган якны,
Ык суында йөзеп үскән бала чакны.
Колач җәеп каршы алган басуларны,
Сазга чума-чума барган урамнарны.
Авылым минем, Урсаем!
Сине сагына минем җанкаем.
Талларга төренгән су буен,
Аның ярларында узган Сабан туйларын.
Берәм-берәм ялгыз калган йортлар,
Ә кайда калды соң?
Урам тутырып мөгри-мөгри киткән көтүләр,
Кайда калды “өйле” уйный-уйный бәбкә саклаулар,
Урам бүрәнәсенә тезелеп кич утырулар?
Сөенеп кайттым сиңа, Урсай!
Мәчетеңдә балкый изге Ай.
Рәхмәтем чиксез, авылдашлар,

Болай булгач, авыл яши, өмет бар.

Мәчетләргә йөри ак әбиләр-апалар,
Динне хөрмәтләп укырга килгән балалар.
Изге йортта азан тавышлары,
Озын гомер сезгә аксакаллары.
Бик ярдәмчел халкым минем,
Дус-ишләрем, күршеләрем.
Искә алыйк арабыздан киткәннәрне,
Басу сөреп, икмәк иккәннәрне.
Гөрләп торган фермаларны,
Көнне-төнгә ялгап авылыбызны
Данга күмгәннәрне.
Яшәсен әле безнең Урсай!
Ык елгасы булмасын гел сай!
Челтерәп аксын сулары,
Уйнап-җырлап үтсен Сабан туйлары!

Зөлфия Сибгатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев