Тукай – шигъри чишмәбез
Азнакай шәһәре Тарсус паркында бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле янында зур бәйрәм узды
Тарсус паркына килеп керүгә, үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең районыбызның балалар бакчалары, мәктәпләре коллективлары Габдулла Тукайның әкиятләренә, шигырьләренә «җан өргәннәр». Кемнәр генә юк биредә: Су анасы. Сарык белән кәҗә, Шүрәле…
Бәйрәмне район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде.
«Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, аларны онытмыйча яшик, киләчәк буыннарга җиткерик», – диде ул.
Ул районның әдәбият һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен лаеклы хезмәткәрләргә, «Чишмәләр иле син – туган як» шигырь уку бәйгесендә җиңүчеләргә Рәхмәт хатларын, дипломнар тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре, балалар Габдулла Тукайга багышланган театральләшкән тамашалар күрсәттеләр, бәйрәмне концерт номерлары белән бизәделәр. «Гөлстан»чылар үзләренең шигырьләрен укыдылар. Бәйрәм тантанасы «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Яраткан бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
См. фото/видео ниже в галерее.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев