Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Татар малае, татар кызчыгы – 2024

Шәһәр Балалар иҗаты үзәгендә «Татар малае, татар кызчыгы – 2024» бәйгесенең йомгаклау өлеше үтте

Бәйрәмдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, Азнакай хатын-кызлар советы, «Ак калфак» район оешмасы, район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова катнаштылар. Матур традициягә әйләнгән «Татар малае, татар кызчыгы – 2024» бәйгесе Азнакайда оештырыла инде дүртенче елын. Районыбыз балалар бакчаларыннан алты-җиде яшьлек катнашучылар үзләре, гаиләләре белән таныштырдылар, җыр, бию яисә нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр, гамәли иҗади эшләрен жюрига тәкъдим иттеләр. Һәр чыгыш ясаучы үзенә җәлеп итте, шуңа да җиңүчеләрне билгеләү авыр булды. Һәр номер районыбыз балаларының нихәтле сәләтле, иҗади булуларына соклану, горурлык хисләрен уятты. Жюри әгъзалары барлык чыгышларны караганнан соң «Балалар йөрәкләребезне яулап алдылар», дип уртаклашканнар иде. Шулай да иң-иңнәре сайланды: финалга 23 бала узды – 8 малай, 15 кыз. Аларның һәрберсе җиде номинация, өч урынның берсе яисә гран-придә бүләкләнде.

 

- Балаларның һәрберсе сәләтле, үзенә тартып тора. Ел саен катнашучылар саны арта бара, бу бәйгенең дәрәҗәсен билгеләүче бер күрсәткеч. Балаларны шулхәтле матур итеп әзерләгән өчен әти-әниләргә, тәрбиячеләргә бик зур рәхмәт. Безнең нәни йолдызларыбыз белән горурланырга, мактанырга шундый рәхәт, тәүфыйклы һәм бәхетле булсыннар. Аеруча ата-бабаларыбыздан калган мирасны саклаулары, бирегә әти-әниләре, әби-бабайлары белән килүләре куандыра. Гаилә елында бу аеруча игътибарга лаек, – диде Марсель Шәйдуллин.

Бала – ата-ананың көзгесе ул. Чыннан да, безнең районда матур, сәләткә бай, гореф-гадәтләрне саклаучы үрнәк гаиләләр яши!

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев