Сәпәй мәдәният йортында җәйге яллар күңелле узды
Балалар өчен клуб яны мәйданчыгы дуслык һәм иҗат мохитенә әверелде.
Бер ай дәвамында биредә балалар өчен төрле уеннар, иҗади чаралар, спорт ярышлары һәм танып-белү программалары оештырылды.
Мәйданчыкның төп максаты – балаларның җәйге ялын файдалы, күңелле һәм имин итеп үткәрү. Клуб хезмәткәрләре һәм китапханәче көн саен балалар өчен яңа чаралар әзерләде, һәр балага игътибар һәм җылы мөнәсәбәт күрсәтте.
Балалар өчен «Буяулар көне», «Кәгазь көне», «Бөҗәкләр көне», төрле флешмоблар һәм бәйгеләр уздырылды.
Арт-футболка көнендә балалар ак футболкаларны үз куллары белән бизәде.
«Төрле төстәге оекбашлар көне»дә кызыклы уеннар һәм конкурслар белән истә калды.
Мәйданчыкта шулай ук мастер-класслар, «Хәзинә эзләре» квесты, әдәби сәгатьләр, спорт ярышлары, викториналар һәм эстафеталар оештырылды.
Бу көннәрдә балалар гаджетлардан читләшеп, аралашырга, дуслашырга һәм команда белән эшләргә өйрәнде.
Балаларның шат йөзләрен күрү – безнең өчен иң зур бүләк,
– ди мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев