Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Сәпәй авылының уңган әбиләре бәйге тотты

Сәпәй авылы мәдәният йортында «21 нче гасыр әбисе» дигән бәйге уздырганнар.

Анда  өлкән яшьтәге 8 кеше катнашкан. Алар аш-суга осталыклары буенча бәйге тоткан. Беренче урынны Бриллиант Мөхәмметдинова яулаган.
“Бриллиант апа барлык чараларда актив катнаша, аш-суга уңган Оныклары өчен бик кадерле, кайгыртучан әби дә. Катнашкан авылдашларыбызга зур рәхмәт”, – ди мәдәният йорты директоры Алина Сабирҗанова.
Авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева җиңүчене бүләкләп, өлкәннәргә рәхмәт сүзләрен җиткереп, озын гомер, балалар, оныклар куанычын күреп яшәүләрен теләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев