Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘДӘНИЯТ

Мәндәй авылы халкы урам бәйрәменә җыелды

Күрше авылыбыз Мәндәйдә районыбызда матур гадәткә кереп барган урам бәйрәмнәренең берсе Яшьләр урамында үтте.

Тын гына агылган урам көенә биредә яшәүчеләр генә түгел, күрше урамда яшәүчеләр, шулай ук ерактан, күрше авыллардан килгән кунаклар җыйналды. Бала чакларын, яшьлекләрен сагынып кайткан туган-тумачалар, дус-ишләрнең уртаклашыр истәлекләре күп булды.

Бәйрәм  кичәсен Мәндәй авылы имам-хатыйбы Насыйх хәзрәт  ачып җибәрде. Кичә авылыбыз үзешчәннәре, балаларның чыгышлары, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Ә көянтә белән су ташу, арткан тарту кебек милли уеннар бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Бәйрәмне  башыннан азагына кадәр мәдәният йорты хезмәткәрләре  Земфира Шәфыйгуллина,  Светлана Зәкиева, Чубар Абдул китапханәчесе Әлфия  Шакирова бик матур итеп алып бардылар.

Авылыбызда мондый чаралар, бәйрәмнәр даими уздырылып тора. Аларда халык та һәрчак теләп, актив катнаша. Бу авылларыбыз яши, аларның якты киләчәге  бар дигән сүз, дип хәбәр итә Әлфия Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев