Кечкенә авылны гөрләтеп яшиләр
Авылда төпләнеп, анда гомер кичерүче хатын-кызлар батырлык та, сабырлык та, чыдамлык та үрнәге.
Авылны хатын-кызлар тота дисәң дә, һич арттыру булмас. Алардан башка гаилә корып та, балалар үстереп тә, хуҗалыкны алып бару да мөмкин түгел.
Чалпы җирлегенә караган Ирекле авылын да әнә шундый гүзәл затлар яшәтә. Осталыкта, булганлыкта берсен алып берсен куя торган түгел. Ә аларны мәдәният йорты каршындагы «Умырзая» вокаль ансамбле берләштерә.
– Безнең коллектив оешканга 20 ел тулды. Арабызда сатучылар да, укытучылар да, тәрбиячеләр дә, мәдәният хезмәткәрләре дә бар, – ди мәдәният йорты директоры Зөлфия Сабурова. – Әлфинә һәм Илнур Арслановлар ирле-хатынлы йөриләр. Илнур – баянчыбыз. Алар шәхси хуҗалыкларында күпләп мал асрыйлар, шулай да иҗатка вакыт табалар.
Кечкенә авылны гөрләтеп яшиләр бу ханымнар. Барысы да кул эшләренә осталар. Фольклор ансамбле өчен күлмәкләрне, альяпкычларны үзләре тегеп чиккәннәр, читек юк дип тормаганнар, анысын да милли орнаментлар белән бизәкләп бәйләгәннәр. Художество җитәкчесе Фәйрүзә Сәлимова – үзе бер байлык. «Юктан матурлык тудыра», – диләр аның турында. Кәгазьдән бөтәрләп ваза, сандык, хәтта бала коляскасына кадәр ясаган, калфаклар тегә, бисер эшләнмәләре күз явын алырлык.
Бөтен бәйрәмнәрне оештыручылар да әлеге ханымнар. Ансабль булып та, парлап та, ялгыз да җырлыйлар. Ә ике тавышка җырларга үзешчән композитор, музыка укытучысы Резеда Гыйләҗева өйрәтә. Репертуарларында аның җырлары да шактый. Розалина Сабурова 36 куплетлы шигырьләрне яттан бер өзлексез сөйләп шаккаттыра.
Ансамбль район смотрларында, төрле бәйгеләрдә актив катнаша, дипломнарының исәбе юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев