Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Иртәгә район авылларында Сабантуйлары гөрләячәк

Авыл Сабан туе алдыннан Мәндәй авылында сөрән сугу – бүләк җыю йоласы узды.

- Ел да авылыбызда сөрән сугу йоласын зурлап, матур итеп уздырабыз. Быел да бизәлгән ат җигеп, өйләргә йөреп бүләкләр җыйдык. Буралыдан Атлас Җиһангиров үзенең аты белән килгән иде. Халкыбызның милли йолаларын торгызу, аларны саклауда өлкәннәр генә түгел, балалар да бик теләп катнаша, – ди Мәндәй авылы мәдәният йорты директоры Әлфирә Әскәрова.

Җырлы-биюле сөрән сугуда авыл халкы бик актив катнашты.

– Әби-бабайлар да каршы алып, үзләренең изге теләкләрен тели-тели озатып калдылар. Яшьлекләрен искә төшереп, җыр-биюгә кушылучылар да булды, – ди сәнгать җитәкчесе Земфира Шәфыйгуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев