Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Илбәк авылында Бәлеш бәйрәме узды

Безнең халык бәйрәм итә белә. Әле менә Илбәк авылында тагын яңасын уйлап тапканнар – Бәлеш бәйрәме.

Уңган хуҗабикәләр аның нинди генә төрен пешермәгәннәр: ит белән бәрәңгенеке дә, кабакныкы да, кишернеке дә, алманыкы да, баланныкы да. Ул чәк-чәк, гөбәдия дисеңме, халкыбызның тагын башка камыр ризыклары исеннән мәдәният йортында башлар әйләнерлек иде.

“Нәүрүз бәйрәме уздырганда шундый идея туды һәм без аны авылдашларга җиткердек. Апаларыбыз бик теләп кушылдылар. Кичәне фольклор темасына багышлап ачып җибәрдек. Ул җырлар белән үрелеп барды. Укытучы Дания Авзалова бәлешкә багышлап шигырь дә язган. Азнакайдан баянчы Сәрия апа килде. Һәркем үз бәлешенең рецепты белән таныштырды. Абыстаебыз Әмина Сафиуллина Уразаның савабы турында сөйләде. Соңыннан алып килгән бәлешләребез белән тәмләп чәй эчтек”, – ди китапханәче Гөлүсә Габдрахимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев