Әгерҗе авылында “Уйнагыз, гармуннар!” халык иҗаты фестивале узды.
Анда Әгерҗе, Балтач. Мәсгут, Яңа Юл, Мәнәвез һәм Азнакай баянчылары һәм тальянчылары катнаштылар. Бу көнне фестивальдә катнашучылар авылыбыз гармунчысы, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Кәримов Рафил Рәфәт улы турында якты хатирәләрен уртаклаштылар. Бәйрәм әнә шулай моңсу да, күңелле дә булды. Фестивальдә катнашучыларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Һәркемнең күңелендә бер теләк: гармун моңнары беркайчан да тынмасын.
Нет комментариев