Баланлы Бүләк авылы Яңа елны яңартылган мәдәният йортында каршылый
2019 елның соңгы көннәре районыбыз өчен тагын бер вакыйга белән истә калачак – бүген Баланлы Бүләк авылында нефтьчеләр ярдәмендә капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды.
Авыл халкының шатлыгын район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та уртаклашты һәм Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен юллады, мәдәният учагының гөрләп эшләвен теләде.
– Бик матур, җыйнак кына, 40 урынлык тамаша залы, фойесы бар, бер бүмәдә авыл тарихын чагылдырган музей оештырырга ниятлибез, – дип мәдәният йорты директоры Илдар Гадиев үзенең планнары белән дә уртаклашты.
Фойесына чыршы бизәп куйганнар. Бүген кичен биредә балмаскарад узачак. Мәдәни үзәкнең “Ихлас” фольклор ансамбле белән Чаллыдан җырчы Данис Шәрәфетдиновны кунакка көтәләр.
Әнә шулай беренче көненнән үк бәйрәм рухында эшен башлый мәдәният йорты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев