Азнакай мәктәпләре укучылары ”Бөек Җиңүнең яшь геройлары” республика конкурсында катнашалар.
Балалар иҗаты үзәгендә аның муниципаль этабы узды. Барлыгы 6 иҗат коллективы чыгыш ясады.
“Укучылар бик тырышып әзерләнгәннәр. Сугышның ни икәнен белми торган буын булсалар да, сугыш чоры балалары күргән авырлыкларны оста итеп чагылдырдылар. Аеруча Кәкре Елга һәм Азнакай 1 нче урта мәктәбе укучылары чыгышы үзәкләрне өзде, күзләргә яшь элде”, – ди жюри әгъзасы Наилә Шәяхмәтова.
Нет комментариев