Азнакайның "Фантазия" ансамбле халыкара бәйгедә гран-при яулады
Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең “Фантазия” вокаль ансамбле һәм Чулпан Шаһиева “Бәллүр дельфин” халыкара конкурсында Татарстан данын лаеклы якладылар.
Бәйге Туапсе шәһәрендә узды һәм анда Россиянең төрле төбәкләреннән, Карелия, Ингушетия республикаларыннан балалар иҗат коллективлары катнашты.
“Фантазия” ансамблен иң яхшы коллектив дип таныдылар һәм гран-при бирделәр. Чулпан Шаһиева ( җитәкчесе – Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәйхуллина) өченче дәрәҗә лауреат булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев