Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайлылар батыр улларын онытмыйлар - ФОТО

Бу көннәрдә районыбыз китапханәләрендә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашында очрашулар, батырлык сәгатьләре уздырыла, илебез тарихындагы дәһшәтле чорларны чагылдырган китапларны укучыларыбызга тәкъдим итү максатыннан китап күргәзмәләре оештырыла.

Район үзәк китапханәсендә районыбызны, Илбәк авылын дөньяга таныткан батыр егет Әкрам Искәндәр улы Вәлиевкә багышланган хәтер кичәсен авыл китапханәчесе Гөлүсә Габдрахимова алып барды. Кичә барышында катнашучылар Әкрәм Вәлиевнең тормыш юлы белән таныштылар, якыннары һәм бүгенге көндә дә аны хәтерләгән, авыл тормышында бергә эшләгән авылдашлары Асия апа Билалова, Алмас абый Исхаков, Фәндүс абый Хөснетдинов үзләренең хәтер түрендәге истәлекләре белән уртаклаштылар. Җирле шагыйрәбез Гафифә Гаффарова язган шигырьләрне тыңлаганда сугыш чоры балаларының ачы язмышын күз алдыннан кичерделәр катнашучылар. Китапханәчеләр Флүзә Мөнихова, Вәсимә Фәхриева, Илбәк авылы ветераннар Советы рәисе Зинира Мәрданшина башкаруындагы җырлар һәркемнең күңелен кузгатып, күзләреннән яшьләр китерде. Кичәне йомгаклап Илбәк авыл җирлеге башлыгы Лилия Әсәдуллина авылдашлары белән горурлануын һәм аларга карата хөрмәтен белдерде. Авылның батыр улы Советлар Союзы Герое Әкрам Искәндәр улы Вәлиев исеме халкыбыз күңелендә сакланып, киләчәк буыннарга да тапшырылуын вәгъдә итте. Хәзерге вакытта Илбәк авылында Әкрәм Вәлиев яшәгән йорт урынында һәйкәл куелган, Илбәкнең үзәк урамы герой якташыбыз исемен йөртә, ә авыл мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда Әкрәм Вәлиевнең сугыштан язган хатлары, фоторәсемнәре, документлары урнашкан.

Әлеге чара күңелләрдә онытылмаслык җылы тәэсирлэр калдырды.

Зөлфия Саттарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев