Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайлылар "Аулак өй" баттлында җиңде

25 нче февраль Әлмәт шәһәренең Р.Фахретдин исемендәге гимназиясендә  2021 нче ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган республикакүләм «Аулак өй – баттл» бәйгесе үтте.

Әлеге проектның авторы – “Үз өем” журналы редакторы Сәрия Закирова. Аның максаты: татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыру, бу гореф - гадәтләргә, йолаларга ихтирам, милли җырлы - биюле уеннар, милли ризыклар аша туган телгә һәм әдәбиятка карата хөрмәт тәрбияләү.

Бәйгедә Азнакай районы данын яклап бер төркем укытучылар, язучылар, мәдәният хезмәткәрләре Мөслим районы командасы белән ярыштылар һәм җиңүгә ирештеләр. Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбе музыка укытучысы Гыйләҗева Резеда Илдус кызы абсолют җиңүче исеменә лаек булды һәм  республика командасы составында алдагы этапта катнашу хокукы алды. Котлыйбыз!

Гөлназ Шәмсиева, мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев