Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда рәссам Анатолий Крылов күргәзмәсе ачылды

Төбәкне өйрәнү музеенда Татарстанның атказанган рәссамы Анатоий Кырловның картиналар күргәзмәсе ачылды.

Биредә аның соңгы 17 ел эчендә иҗат иткән дүрт дистә эше урын алган.

Анатолий Крылов 1951 елда Яшел Үзән шәһәрендә туа. Мәктәп елларында ук рәсем сәнгате белән шөгыльләнә. Казан сәнгать училищесын, Чебоксар дәүләт педагогия институтының графика факультетын тәмамлый, СССР сәнгать академиясенең Казан иҗат остаханәсендә стажировка уза. Яшел үзән балалар сәнгать мәктәбе директоры булып эшләгәндә үз шәһәрләрендә Казан сәнгать училищесы филиалын оештыра, аның мөдире була. 2021 елда А.В.Кырловны Татарстан рәссамнар берлеге рәисе итеп билгелиләр.

Күргәзмәне ачу тантанасында район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәдәният идарәсе начальнигы урынбасары Светлана Кәлимуллина, Азнакай 1 нче урта мәктәбе укучылары һәм педагоглары, рәсем сәнгатен сәюче азнакайлылар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев