Азнакайда “Нәүрүз гүзәле”н сайладылар
Азнакай Мәдәният йортында узган “Нәүрүз гүзәле-2021” бәйгесендә 11 конкурсант катнашты.
Алар визиткаларын, аш-суга осталыкларын күрсәттеләр, дефеле һәм буриме (шигърь язу) буенча бәйге тоттылар.
– Кызларның барысы да яхшы әзерләнгәннәр, югары дәрәҗәдәге бәйге булды, – ди жюри рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.
”Нәүрүз гүзәле” титулын Гөлсия Талипова яулады. Ул балалар поликлиникасында 11 ел шәфкать туташы булып эшли. Ире Ранис белән ике кыз үстерәләр. Бу бәйгегә аны коллективы тәкъдим иткән. Матур җырлавы өстенә ул әле спортта да сынатмый. Спартакиадаларда үзенең туган авылы Балтач өчен кул көрәшендә, таяк тартуда чыгыш ясый һәм һәрчак призлы урыннар яулый.
– “Нәүрүз гүзәле”ндә җиңүемә һаман ышанып бетә алмыйм әле. Һәр чыгышымда әти-әнием, туганнарым, хезмәттәшләрем көч биреп торды, аларга зур рәхмәтлемен. Шундый матур, күңелле бәйге булды, – ди Гөлсия Талипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев