Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай ТОСлары яңа йолага нигез салды

Март – гүзәл затлар ае.

Бу чорда барыбыз да бәйрәм рухында йөри, күңел алгысый, иҗатка омтыла...

Менә шушы халәт шәһәребезнең 5, 6, 12, 13 нче территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре – һәр эштә актив ханымнар Рәмилә Әхмәтоав, Рәсимә Рәхмәтуллина, Гөлфия Абдуллина, Әнисә Зарипованы да яңа идеяларга рухландырган. Шәһәребез гимназиясендә алар өр-яңа йолага нигез салып, Яулык бәйрәме оештырды. Әлеге территорияләрдә яшәүче ханым-туташлар бу бәйрәмгә күңел дәрте белән, үзләре дә яулыклары белән бәйле хәтирәләрен барлап килделәр. Милли гореф-гадәтләрне, истәлекләрне яңарткан очрашуны гимназия укытучылары Диләрә Фәсиева, Светлана Сабирова һәм укучылары эчтәлекле чыгышлары, Айгөл Йосыпова ханымнарга мөселманча яулыклар бәйләве белән тагы да затлы, онытылмас иттеләр.

Әлеге матур бәйрәм турында тулырак “Маяк” газетасы битләреннән укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев