Мәдәни үзәкнең “Ихлас” фольклор ансамбле өмәдә катнашучыларга үзенең дәртле җыр-биюләрен бүләк итте.
Мөслим авылында каз өмәсе гөрләп узды.
Халкыбызның борынгы йоласы – ул үзара ярдәмләшү генә түгел, аралашу, күңел ачу, кыз-кыркын эшкә өйрәтү дә.
Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты һәм хуҗаларга изге теләкләрен җиткерде.
Гармун моңына кушылып, җырлый-җырлый уңган кызлар, апалар каз йолкыдылар, аннан түшкәләрне көянтәләргә асып, буага чайкарга алып төштеләр. Эш беткәч, кунакчыл өстәл артында каз маена манчый-манчый тәбикмәкләр белән тәмләп чәй эчтеләр, сыйландылар.
Мәдәни үзәкнең “Ихлас” фольклор ансамбле өмәдә катнашучыларга үзенең дәртле җыр-биюләрен бүләк итте.
Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры
.jpg)
Нет комментариев