Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай районы җитәкчеләрен татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәттеләр

Бүген Мәдәният йортында оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, районыбыз активлары өчен үзенчәлекле мастер-класс узды.

Татарстан Президенты каршындагы татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре комиссиясе проекты нигезендә Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре дөрес сөйләм теленә һәм чыгыш ясау осталыкларына, сәхнә культурасына өйрәттеләр.

Кунакларны сәламләп, район башлыгы урынбасары Роза Галеева Азнакай районы халкының 87 процентын татарлар тәшкил итүен, милләтләр арасында татулык-дуслык хөкем сөрүен, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында җирлегебездә күптөрле чаралар уздырылуын билгеләп узды.

Мастер-класста сөйләм телендәге төп кимчелекләр, сәхнәдә чыгыш ясау өчен текст язу тәртибе, чыгыш ясаганда киеренкелектән чыгу юллары турында файдалы мәгълүмат бирелде.

– Бу – дәүләт программасы һәм бүгенге көндә фәкать Татарстанда гына тормышка ашырыла. Туган телебездә сөйләшүгә, чыгыш ясауга игътибар бирү – югары күрсәткеч, сөенечле хәл. Республикабызның 40 районында булдык. Остаханәләр бик матур бара, җитәкчеләребез рәхмәтле булып кала, – ди кичәнең сәнгать җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты, сәхнә теле белгече, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев