Районыбызның Чубар Абдул мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Аяз» керәшен фольклор ансамбле Лениногорск шәһәрендә узган «Татарстан – безнең йортыбыз» дип исемләнгән республикакүләм этно-мәдәни фестивальнең зона этабында катнашты.
Аларның чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнеп, ансамбль кызлары фестивальнең финал өлешенә дә чакыру алдылар. Ул 4 ноябрьдә башкалабыз Казанда узачак.
Нет комментариев