Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайдан Исламовлар гаиләсе “Нечкәбил” бәйгесенең ярымфиналында катнашты

Казан шәһәрендә Татарстанның үрнәк яшь гаиләләре арасында узган “Нечкәбил – 2024” республика фестивалендә Азнакай данын Гөлназ һәм Эльнар Исламовлар яклады.

Быел бәйгенең ярымфиналында төрле район һәм шәһәрләрдән 24 гаилә катнашкан.

Фестиваль “Ныклы гаилә” федераль партия проекты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов яклавында 19 нчы елын уздырыла. Әлеге вакыт эчендә аның максаты үзгәрешсез кала – Татарстанның төп байлыгы булган гаиләләрен күрсәтү.

Фестивальнең ярымфиналында Исламовлар “Ыру оясы” дигән чыгыш тәкъдим иттеләр. Анда милли гореф-гадәтләр, гаилә традицияләре – һәммәсе дә чагылыш табып, жюри тарафыннан югары бәяләнде.

25 сентябрьдә финалга үткән ун гаилә билгеле булачак, алар Казанда Әниләр көненә багышланган чарада чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев