Азнакайда хуҗасыз хайваннарны яклау көненә багышланган чара узды
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда хуҗасыз хайваннарны яклау көненә багышланган чара узды

6 сентябрьдә йортсыз хайваннарны яклау көненә багышланган хәйрия акциясе кысаларында концерт узды.

Чараның максаты – якташларны үз шәһәрләренең экологик проблемаларына игътибар иттерү иде.

Концертта Регина Стрих җитәкчелегендәге «Пой, гитара» берләшмәсе укучылары катнашты.

 - Әгәр үзебезнең йорт хайваннары турында кайгыртсак, барлык хайваннарны саклау эшенә дә зур өлеш кертәчәкбез, - дигән нәтиҗәгә килделәр чара ахырында балалар.


Нет комментариев