Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда хорлар көрәше үтте

Сәләтле балаларны ачыклау, хор җырын популярлаштыру, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан Азнакай балалар иҗаты үзәгендә хор һәм вокаль коллективлары арасында «Хорлар көрәше» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы узды

Быел анда шәһәр мәктәпләреннән тугыз коллектив катнашып, үзенең җыр осталыгын 
сынады.
Бәйгене узган ел «Хорлар көрәше» бәйгесендә җиңү ялаган 7 нче мәктәпнең Резеда Гыйләҗева җитәкчелегендәге «Дастан» хоры чыгышы белән башланды. Укучылар Татарстан Республикасы гимнын 
ике дәүләт телендә башкарганда аларга тулы зал кушылып җырлады. 
– Еллар үтә, еллар үткән саен буыннар да алмашына, шул исәптән хордагы балалар да. Моңа кадәр мәктәп хоры «Казаки» исемен йөртсә, хәзер «Дастан» исемен алдык. Укучылар белән күбрәк халык җырларына игътибар бирербез дип уйлыйм. Элекке җырларны онытырга ярамый, без бит моңлы халык, – ди Резеда Гыйләҗева.
Шәһәрнең 4 нче лицееннан дүрт вокаль ансамбле катнашты. Аларның икесен башлангыч сыйныф укытучысы Гөлнара Гарифуллина әзерләгән. «Музыкаль калейдоскоп» номинациясендә чыгыш ясаган  2 Б сыйныфы укучыларының һәр чыгышы карап һәм тыңлап туймаслык булды.
– Сыйныфыбызда 26 бала. Барысы да бик матур җырлый, һәркайсы үзен сәхнәдә дә иркен тота, – ди Гөлнара Гарифуллина. – Билгеле, мондый зур эшне үзең генә башкарып чыгып булмый. Монда мин әти-әниләргә рәхмәт әйтәсем килә. Җырны да бергә сайлыйбыз, костюм, сәхнә атрибутикалары булдыруда да аларга таянам. 
Мәктәп хорлары арасында беренче урынны яулаган Азнакай 2 нче урта мәктәбенең «Чишмә тавышы» коллективы да чыгышларына бар яклап та иҗади якын килгән. Егет-кызлар «Моя Россия» җырын 
башкарганда кем генә туган иле, туган ягы өчен горурланып утырмады икән?! Риана Латыфуллина, Ясминә Галләмова, Эмилия Шакирова – бүген үк сәхнә тотардай кызлар. Өчесе дә Азнакай сәнгать мәктәбен кызыл дипломга тәмамлаганнар, “Бәхет» ансамблендә җырлаганнар.
– Җырны өч тавышка башкардык. Образларны да үзебез уйлап таптык. Мәктәп директоры Регина Сөләймановага бик тә рәхмәтлебез. 
Җиңүгә рухландырып, көч биреп торды. Бүген кызлар кигән 13 яшел итәкне дә бер төн эчендә ул текте, – ди алар. 
8 нче мәктәпнең «Күңелле ноталар» хоры, гадәттәгечә, үзенең саны белән шаккаттырды: анда 60 бала җырлады. 
– Барысы да өченче сыйныф укучылары. Патриотик җырларны яраталар. Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләгән «Моя Россия»  җырын сайлап, ялгышмаганбыз дип уйлыйм. Бүгенге вакыйгалар белән ул 
күңелебезгә дә якын, – ди Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, хор җитәкчесе Фәйрүзә Гатауллина.
Бәйгенең муниципаль этабында вокаль ансамбльләр арасында 3 нче мәктәп коллективы җиңү яулады (җитәкчесе – Рәсимә Фәхртдинова). 
Илебезнең данлыклы композиторы Е.Крылатовның тууына 90 ел тулуга багышланган махсус номинациядә 5 нче мәктәпнең «Илһам»коллективы беренче булды (җитәкчесе Светлана Писарева).
– Җиңүчеләрне билгеләү бер дә җиңел булмады. Коллективларның осталыгы елдан-ел арта. Без беренче чиратта җырлауга, вокалның сыйфатына, образга керүгә игътибар иттек. Кайбер коллективлар үзләре башкарган композиция белән хәтта «яши» кебек тоелды, – диде жюри рәисе, шәһәр Балалар иҗаты үзәге директоры Раушания Хәсәнова бүләкләр тапшырганда.
Мәгариф идарәсе методисты Гөлгенә Игътисамова да бәйгегә югары бәя биреп, хорлар көрәшен үткәрүдә өлеш керткән педагогларга, укучыларга, ата-аналарга рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев