Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда үзешчән сәнгать смотр-конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

Мәдәният йортында предприятие-оешмалар арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсының йомгаклау концерты узды

Быел ул Россиядә — Гаилә, Татарстанда — Фәнни-технологик үсеш елларына багышланды.

Бәйгедә катнашкан ике дистәдән артык хезмәт коллективларының талантларына шаккатарлык! Алар арасыннан сайлап алынган иң яхшы номерлар гала-концертта тәкъдим ителде. 


Йомгаклау концертында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Үзенең чыгышында ул барлык коллективларга, аларның җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

-Мондый бәйгеләр, массакүләм чаралар коллективны берләштерә. Эштә дә, гаиләдә дә үрнәк, сәхнә бизәге дә сез. Киләчәктә смотрда тагын да күбрәк кеше катнашсын иде, — диде Марсель Шәйдуллин. 

Гала-концертта «Иң яхшы хор», «Вокал-соло», «Иң яхшы вокаль ансамбль», «Гаилә ансамбле», Хореография"," Театр сәнгате һәм нәфис сүз"," Инструменталь жанр«, «Иҗади гаилә», «Иң яхшы алып баручы» номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнеп, аларга дипломнар тапшырылды. Гран-прины исә быел да мәгариф идарәсе коллективы яулады. Беренче урынга — Азнакай җылылык челтәре предприятиесе һәм район үзәк сырхауханәсе коллективлары, икенче урынга — Актүбә бистәсе, өченче урынга район һәм шәһәр ветераннар советы лаек булды.

Бу хакта тулырак — «Маяк» газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев