Фәридә Мөхлисова - 2 нче мәктәпнең татар теле укытучысы.
Казан шәһәренең К.Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче мәктәбендә туган тел укытучыларының Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар.
Һөнәри бәйгедә 2 нче мәктәптә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Фәридә Мөхлисова призер булып танылды.
Конкурс барышында мөгаллимә балаларда татар теленә мәхәббәт уятырга ярдәм итүче заманча алымнар, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча методик тәкъдимнәр белән таныштырды.
Фәридә Мөхлисованың тырышлыгы, осталыгы һәм туган телгә мәхәббәте яңа буынга үрнәк булып тора. Аңа алдагы эшендә уңышлар телибез! Афәрин!
Нет комментариев