Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда рәссам Дамир Хафизовның шәхси күргәзмәсе ачылды
Күргәзмәдә Азнакай рәссамының 26 эше урын алган.
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Дамир Хафизовның шәхси күргәзмәсе ачылу уңаеннан зур бәйрәм тантанасы булды. Күргәзмә якташыбызның 50 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылды.
Дамир Хафизовны әлеге истәлекле көне - юбилее белән котларга дип район башлыгы Марсель Шәйдуллин да килгән иде. Үзенең чыгышында ул рәссамның районыбыз гына түгел, республикабыз горурлыгы булуын ассызыклап, Дамир Сирин улына яңа иҗат уңышлары теләде.
Бәйрәм чарасында рәссамның якыннары, хезмәттәшләре, укучылары, укытучылары да катнашты. Һәркем үзенең котлау сүзләрендә Дамир Хафизовның туган җирнең кабатланмас табигатен оста итеп чагылдырган, туган якка дан җырлаучы оста рәссам булуын билгеләп, иҗатына югары бәя бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев