Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай районының Әгер авылында тарихи китап тәкъдир ителде

Туган як. Туган нигез... Бу сүзләрне әйтү-ишетүгә кеше күңелендә күпме изге хатирәләр уяна торгандыр.

Кайчак, эх боларның барысын да кәгазь битенә салып, киләчәк буынга да калдырасы иде дигән уйлар туа. Әмма бик азлар гына моңа алынып, авыл тарихын, аның үткәнен һәм бүгенгесен барлап, китап чыгарырга алына. Бу юнәлештә районыбызда бихисап зур эшләр башкарыла. Соңгы елларда гына да Азнакай авыллары тарихларын яктырткан 34 китап дөнья күргән. Кичә Әгер авылы халкы да зур горурлык хисләре кичергәндер: кечкенә булса да, элек-электән тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре белән дан тоткан Әгер авылы да китаплы булды.

Авыл мәдәният йортында  "Әгер истәлекләре" китабын тәкъдир итү уңаеннан очрашу кичәсе оештырылды.

Әлеге истәлекле вакыйгада авыл халкы, район җитәкчелеге, читтә яшәүче авылдашлары һәм башка күпсанлы кунаклар катнашты.

Китапның авторы, авыл турындагы бөтен мәгълүматларны туплап, зур хезмәт куючы - Розалия ханым Әскәрова.

Тарихи мәгълүматларга нигезләнеп язылган бу китапта фидакарь хезмәтчәннәр, сугыш һәм тыл ветераннары,  авыл тарихында тирән эз калдырган кешеләр сурәтләнгән.

- Мин тамырым белән Әгер авылыннан булуым белән горурланам. Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез монда туып, шушында гомер кичергән. Авылда элек булган вакыйгалар турында бабай белән әти сөйләгәннәр күңел түрендә бүгенге көнгә кадәр сакланып килде. Күршебез, авылыбыз имамы Финдис абый авыл тарихы, аның күренекле кешеләре турындагы истәлекләрнең буыннар алмашынган саен ераккарак чигенүе, торган саен онытылуы турында гел искәртеп килде.  Бераздан үзем дә бу эшкә тартылып киттем. Әлеге уемны район җитәкчелеге дә, авылдашлар да күтәреп алгач, дөрес юнәлештә барам икән дидем. Автор-төзүче булсам да, бер генә кеше кулыннан килә торган хезмәт түгел бу. Материал туплауда ярдәм иткән, төпле киңәшләрен, дөрес юнәлеш биргән һәркемгә рәхмәтлемен. Аны бастыруда исә һәр авылдашыбызның бәяләп бетергесез өлеше керде, - диде Розалия Әскәрова.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев бу эшнең кыйммәте еллар узган саен арта гына баруын билгеләп үтте.

-Бүгенге очрашу бәйрәм генә түгел, тарихи бәйрәм. Беренче тапкыр Әгер тарихын тезмә китапка салып, үзебезнең үткәнебезне, язмышыбызны, нәсел-нәсәбебезне барладык. Кеше кайда гына яшәп, язмыш дигәнең аны кайда гына йөртсә дә, ул үзенең кендек каны тамган җирен сагынып, җирсеп яши, сагынып кына түгел аның истәлекләре белән яши. Туып үскән нигездән дә кадерле урын юк. Кеше күңелендә йөрткән әлеге истәлекләрне барлап, китап итеп чыгару - бик зур хезмәт. Шушы эшкә алынган Әгер авылы халкына, аны оештырган Розалия Әскәровага зур рәхмәт, - диде Дамир Гыйләҗев.

Ул китап чыгаруда үз өлешләрен кертүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Тәбрикләү сүзләренә район Советы депутаты Роберт Галиев, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, Әгер авылы өлкәннәре, якташлар да кушылды.

Кемгә генә сүз бирелсә дә, очрашу барышында аларның һәрберсе туган авыллары, аның лаеклы ул-кызлары турында горурланып сөйләп, китап авторына рәхмәт әйтеп туя алмадылар.

Авылдашларны, кайчандыр әлеге авылдан чыгып, бүген инде төрле төбәкләрдә яшәсә дә туган җир дип янып-көйгән якташларын җыйган әлеге  кичәне үзешчәннәр чыгышлары бизәде. Соңыннан очрашу авыл уртасына корылган, сый-нигъмәттән сыгылып торган мул табын артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев