Азнакай районы яшьләре «Медиа-квиз»да бәйге тотты
“Тау” яшьләр үзәгендә яшьләр өчен “Медиа квиз” уены уздырылды.
Әлеге интеллектуаль бәйгедә Сәпәй, Тымытык, Чубар Абдул, Кәкре Елга, Әсәй авыллары, Актүбә бистәсе, район-шәһәр Мәдәният йорты, район үзәк китапханәсе, Яшьләр үзәге, “Беренчеләр хәрәкәте” үзләренең командаларын тәкъдим итеп, үзләрен алты этапта торган уенда сынадылар.
«Командалар музыкаль композицияләр, җырчылар, аларның иҗатларын белүдә көч сынаштылар. Һәркем үзенә ел буена җитәрлек тәэсирләр алгандыр дип уйлыйм», – ди уенны оештыручы – район аграр яшьләре оешмасы җитәкчесе Гөлназ Исламова.
Уен нәтиҗәсе буенча “Медиа-квизда” беренче урынны Актүбә бистәсе яшьләре яулады. “Беренчеләр хәрәкәте” командасы – икенче, Яшьләр үзәге егет-кызлары өченче булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев