Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Әмирә Мәскәү сәхнәсе тамашачылары күңелен яулады

Әмирә Асылова Рәсәйнең халык артисткасы, җырчы Анита Цой белән дуэт башкара.

Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Династия дәвам итә. Әмирә — җырчы-композитор Резеда Гыйләҗеваның оныгы, танылган якташ шагыйребез Илдус Гыйләҗевның оныкчыгы.

Әмирә Асылова Казанда узган, җырчы Диана Гурцкая оештырган «Белая трость» фестиваленең сайлап алу турында 1 дәрәҗә Лауреат була һәм 15 октябрьдә Мәскәүдә узган шушы фестивальнең 15 еллык юбилей гала-концертына чакырыла һәм анда Рәсәйнең халык артисткасы, җырчы Анита Цой белән дуэт башкара. Әфәрин!

«Әмирә — минем беренче оныгым, аңа 11 яшь тула. Ике ай тулгач та төн җиттеме Әмирә «арияләрен җырлый» башлый иде.«Үскәч, опера җырчысы булыр бу», — дип көлешә идек. Бигрәк тә аның ритм тою сәләте хәйран калдырды. Гомумән, музыкаль бала туганлыгы шик тудырмады. Музыкаль, шигъри мохиттә үсүе дә һичшиксез йогынты ясамый калмагандыр. Безнең өйдә гел музыка яңгырады, Гөләндәм музыка мәктәбенә йөрде, кияү дә гармун телләрен тибрәтә, кече кызлары Нәргизә дә сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә шөгыльләнә, фортепиано дисәң, анысы да бар — уйна гына. Әмирәбез кечкенәдән үк сәхнәдә. Ул бик күп төрле күләмле бәйгеләрдә татар халык җырларын, рус, инглиз телләрендә дә җырлар башкарып, җиңүче булды, гран-при яулады», — ди Әмирәнең әбисе Резеда ханым. 

Тулырак «Маяк» газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев