Актүбәлеләр яраткан киноленталары буйлап сәяхәт кылды
(Азнакай, Альмира Галимханова, режиссер) Россия кинематографына багышланган 2016 ел бар халыкны берләштерә торган якты һәм кызыклы вакыйга булды. Буыннар алышынса да, кинога булган мәхәббәт беркайчан сүрелми. Актүбәнең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты белгечләре чираттагы чараларын сәнгатьнең әлеге искиткеч төренә - КИНОга багышладылар. Беренче кино билетлары сатып алганга йөз елдан артып киткән....
(Азнакай, Альмира Галимханова, режиссер) Россия кинематографына багышланган 2016 ел бар халыкны берләштерә торган якты һәм кызыклы вакыйга булды.
Буыннар алышынса да, кинога булган мәхәббәт беркайчан сүрелми. Актүбәнең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йорты белгечләре чираттагы чараларын сәнгатьнең әлеге искиткеч төренә - КИНОга багышладылар.
Беренче кино билетлары сатып алганга йөз елдан артып киткән. Ә без һаман кичләребезне кинолар карап үткәрәбез. Кино - ул безнең тормыш. Бу кичәдә тамашачылар үзләре программада катнаштылар. Фойеда аларны танылган кинофильмнардан көйләр яңгырап каршы алды. Кино елына багышланган күргәзмә оештырылды. Экспозицияне ретро-экспонатлар: яраткан киноактерларның фотографияләре, фотоаппаратлар, төрле еллардагы кинокамералар һәм башкалар тулыландырды.
Ә концерт залында тамашачылар алып баручылар белән бергә әлеге искиткеч дөнья мохитенә чумдылар: кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җавап бирделәр, фильмнардан өзекләр карадылар, җырлар тыңладылар һәм үзләре дә артистларга кушылып җырладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев