Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты иҗат коллективы бистә җитәкчелеге һәм депутатлар ярдәмендә чираттагы бәйрәмне Комаров урамындагы 11/48, 13,15, Комсомол урамындагы 6, Губкин урамындагы 50, 52, 54 нче йортлар һәм шәхси сектор кварталында оештырды.
“Һәрбер ишек алдында кешеләр бер гаилә булып яшиләр. Бергә җыелып, яңалыклар, файдалы киңәшләр белән уртаклашалар. Төрле яшьтә, төрле һөнәр ияләре булсалар да, аларны туган бистәләренә булган мәхәббәт берләштерә. Халык мондый бәйрәмнәрне һәрчак көтеп ала”, - ди мәдәният йорты директоры Лилия Фаздалова.
Бәйрәм җыр-моңга, балалар өчен уеннарга бай булды.
Нет комментариев