Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Җәйне “Татнефть” белән үткәр!

Ниһаять, Азнакайда күпләр көткән “Мәдәни мохит” яңадан башлана!

17 июнь көнне шәһәрнең 3 паркы кунаклар кабул итеп, анда төрле чаралар гөрләячәк!

Татарстан мәйданында Татарстан Республикасының атказанган артисты Рафаэль Якупов һәркемгә онытылмаслык тәэсирләр бүләк итәчәк.

Җиңү паркында кунаклар Азалия Мәгъсүмова һәм Нияз Шәйгарданов чыгышларыннан ләззәт ала алачак.

Тарсус паркында балалар өчен анимация программасы эшләячәк

“Мәдәни мохит” – республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәр-районнарны иңләячәк. “Татнефть" җитәкчелеге инициативасы белән барлыкка килгән әлеге матур традиция инде берничә ел рәттән җәйне яңа буяулар белән бизи, музыка һәм кабатланмас мизгелләр бүләк итә!

“Татнефть” җәй буе һәр ял көннәрендә төбәк халкын сөендерәчәк. Проект мәйданчыкларында профессиональ һәм үзешчән сәнгать коллективлары, язучылар һәм шагыйрьләр, ансамбльләр, рәссамнар, биючеләр, спортчылар һәм республиканың популяр артистлары чыгыш ясый.

Барлык чаралар да 18.00 сәгатьтә башлана

Реклама  0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев