Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайда милли мәгариф мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

Бүген Мәдәният йортында милли мәгариф мәсьәләләренә багышланган районкүләм форум узды.

Анда Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, галимә, Татарстанның халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова, район, мәгариф идарәсе һәм учреждениеләре җитәкчеләре, тәрбия эшләре һәм милли мәсьәләләр буенча җаваплы директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, сыйныф җитәкчеләре, тәрбиячеләр, “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашты.

Ул күмәк “Туган тел” җыры белән башланды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин форумда катнашучыларны сәламләп, балада туган телебезгә мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләүдә тәрбиячеләрнең, укытучыларның роле зурлыгын билгеләп узды һәм киләчәктә телебез югалмасын өчен бу юнәлештә бергәләшеп җентекле эш алып барырга кирәклеген ассызыклады.

Ул эшләрендә югары уңышларга ирешкән педагогларга бүләкләр тапшырды.

Районда милли мәгарифнең торышы һәм көнүзәк мәсьәләләр белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева таныштырды. Аның чыгышыннан күренгәнчә узган уку елында  барлык балалар бакчаларында 70 процент  бала татар телендә тәрбия һәм белем алган. Гореф-гадәтләребезне кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру максатыннан “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Татар малае, татар кызчыгы” бәйгесе оешырылып килә. 10 балалар бакчасында татар телендәге театр түгәрәге эшли.

Районда татар телендә белем бирүче 11 мәктәп эшли.  “Татар теле” фәнен өйрәнү барлык  гомуми белем бирү учреждениесендә дә алып барыла. Татар телен туган тел буларак укучыларның 95 проценты сайлаган. Ата-аналар белән аңлату эшләре алып барып, 24 беренче татар сыйныфы (барлыгы 314 бала)  ачылган. 2023-2024 уку елында тагын 22 татар сыйныфы (306 бала) ачу планлаштырыла.

Агымдагы елда 9 нчы сыйныфтан соң татар теленнән төп дәүләт имтиханын 133 бала (узган ел – 66) тапшырган. Татар теленнән имтихан бирүчеләр саны буенча Азат Хәмидуллин җитәкчелегендәге 8 нче урта мәктәп (31 укучы) республикада беренче бишлеккә кергән. Зөлфия Гыйләҗева җитәкчеләрдән бу юнәлештә балалар, ата-аналар белән берлектә эшне дәвам итәргә кирәклегенә басым ясады.

Ул үз чыгышында сәләтле балалар белән эшчәнлекне дә яктыртып, уңышларга һәм проблемаларга тукталды. Укучылар татар теле һәм әдәбиятынан республика, халыкара олимпиадаларда, төрле иҗади бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүләр яулыйлар. Зөлфия Гыйләҗева киләсе уку елында татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда катнашучылар һәм призерлар санын арттырырга кирәклеген дә искәртте.

19 мәктәптә туган як тарихын, татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшли. Кызганычка каршы, 4 нче лицейда, 5 нче мәктәптә, Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбендә татар телендә бер генә түгәрәк тә оештырылмаган. Ул шулай ук театр түгәрәкләрен республика бәйгеләрендә активрак катнашырга чакырды.

Шәһәребезнең “Айсылу” балалар бакчасы мөдире Гөлназ Фәрукшина цифрлаштыру шартларында балалар бакчаларында туган телдә тәрбия һәм белем бирү, Урманай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Ихсанова шәхси уңыш принцибы аша олимпиадаларда җиңүгә ирешү буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Форумда Рәсимә Шәмсетдинова милли мәгариф алдына заман куйган актуаль проблемалар хакында сөйләде.

 “Азнакай татар халкының җаны сакланып калган районнарның берсе булып тора. Район башлыгының туган тел өчен җан ачысы белән борчылып сөйләвен аңлыйм. Ул үзенең никадәр җаваплы районда эшләгәнен белә. Милли мәгарифне тамырыннан аңлап эшләүче мондый җитәкчеләр сирәк. Безнең милли мәсьәләдә үзәк итеп куйган районнарыбыз күп түгел. Азнакай бу яктан үрнәк һәм һәрчак алгы сафта булырга тишеш”, – дип билгеләп узды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев