Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайда яшәүче үзбәкләр референдумда катнашты

«Үзбәкстан Республикасы Конституциясе турында» Үзбәкстан Республикасының Конституция законы проекты буенча 30 апрельдә референдум узачак.


 

Районыбызда яшәүче үзбәк милләте вәкилләренә дә анда алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылып, Азнакайның Милләтләр дуслыгы йортында сайлау участогы эшләнде. Татарстан буенча 50 шундый сайлау урыннары оештырылды.
Бу көннәрдә районыбызда вакытлыча яшәүче, эшләүче үзбәкләр Үзбәкстан өчен, илебез өчен мөһим булган  яңарышлар кичергән Конститу ция проекты белән таныштылар,  фикер уртаклаштылар. Алар төп законның үз гаиләләре, мәхәллә өчен олы мәгънәгә ия булуы турында иртә белән җыелып участокка тавыш бирергә килгәч тә әйттеләр.  
Үзбәкстан 2016 елда Президент Шәүкәт Мирзиев игълан иткән масштаблы реформалар башлану белән җитди үзгәрешләр кичерә. Проектта да нигездә шул үзгәрешләр чагыла.
Азнакайда яшәүче үз республикаларының чын патриотлары булган үзбәкләр тавыш бирүдә актив катнашып, үзләренә шундый мөмкинлек тудырган өчен район җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев